Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 8 туу турында акт теркәлде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Туган балаларның 4- малайлар, 4- кызлар. 1 бала гаиләдә беренче булып, 2 – икенче, 4- өченче булып, 1 – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Әмирхан, Радмир, Ярослав, Эмиль, Айназ, Татьяна, Самина, Юлия дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә ­­25 яшь, иң өлкән анага 38 һәм иң өлкән әтигә 35 яшь.

Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 8 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь каләшкә 20 яшь, иң яшь кияүгә 26 яшь, иң олы кияүгә һәм каләшкә – 61 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International