Узган ялларда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә котлаулар өч телдә яңгырады: «Поздравляем», «Котлыйбыз», «Табрик»! Язылышу тантаналары бу көндә рус һәм татар телләрендә алып барылды. Мехроджа һәм Мәликә Мерзобековларны якыннары туган таҗик телендә котладылар. Әйтелгән теләкләрнең берничәсен ГХАТ бүлеге белгече дә истә калдырган. Никахлашу таннанасын ул «Табрик ба шумо!» сүзләре белән тәмамлады. Яшьләрдә һәм килгән кунакларда бу әйтеп бетергесез сөенеч һәм рәхмәт хисләре уятты.
Без кунакларыбызга җиткерәсе килгән теләкләрен, әйтәсе килгән сүзләрен үзләре теләгән телдә әйтергә мөмкинлек бирәбез. Яшь парыбыз Евгений һәм Алена Демьяновлар котлауларны бер яктан татар, икенче яктан рус телендә кабул иттеләр. Нияз һәм Гөлгенә Каюмовлар мәхәббәтләрен туган татар телләрендә аңлаштылар!