Аксубай районында 2020 елның демографик күрсәткечләре

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга нәтиҗәләр ясала. 2020 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 769 акт язмасы төзелгән. 143 сабый тууы теркәлде. Аларның 76сы малай һәм 67се кыз. Әмма биредә аксубайлыларның күбесе туган урыны буенча, бала тудыру йортларында, районнан читтә теркәлүен исәпкә алырга кирәк. Иң популяр исемнәр Артем, Даниил, Давид, Матвей, Милана һәм Алиса булды. Иң сирәк исемнәр - Фотех, Ибраһим, Әхмәт, Гөлфинә һәм Айзә. Беренче сабыйлар 42 гаиләдә барлыкка килгән. 37 гаилә күп балалы булды. 71 пар өйләнештеләр, ә 44 пар аерылышты. Кызганычка каршы, бу дөньядан 476 аксубайлы китте. Шуларның 253е ир-атлар һәм 223 хатын-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International