2021 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50нче бала тууы теркәлде.
Косаревлар – Александр һәм Елена гаиләсендә беренче бала – Анна исемле кыз туды. Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “көч”, “шәфкатьлелек” дигәнне аңлата. Сабый матур датада – 2021 елның 21 гыйнварында дөньяга килде. Ак үгез яклавы астында туган кызлар оялчанлык, тыйнаклык һәм белем алу сәләте белән аерылып тора.
Туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты бәхетле әнигә бала тудыру йортында тапшырылды. Чөнки нәкъ менә биредә хатын-кыз үз баласының дөньяга килүен күрә, биредә аңа Ана булу бәхетен бүләк итәләр.