Никахны теркәү – гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. 2021 елның 23 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 50 парның никахын дәүләт теркәве үтте. Алар-Шакиров Динар Линар улы һәм Хафизова Айсылу Нәсим кызы.
ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә никахны теркәү үткәрделәр һәм чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парга дәүләт документы – язылышу турында таныклык тапшырылды.