Гаилә кору һәр гашыйк пар тормышында мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Мөһим карар кабул ителгәннән соң, тантана датасын сайлау мәсьәләсе туа. Сер түгел, күпчелек парлар үзләренең тантанасы өчен матур һәм истә калырлык дата сайлыйлар.
2021 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 7 пар үз никахларын теркәделәр. Яшь парларга бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә һәм мәхәббәтләрен сакларга язсын!