2021 елның 6 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2021 елның беренче булып туган баланы тантаналы рәвештә каршы алу узды. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., Арча муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге рәисе Бахтиярова Ф.Р. бәхетле әти-әнине Айнур һәм Алисә Яковлевларны котлап, сабыйлары Алсуга тантаналы шартларда туу турында таныклык, район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.