2021 елның 5 гыйнварында Бөгелмә бала тудыру йортында 2021 елда беренче булып туган баланы тантаналы рәвештә өенә озату булды. Яңа елның беренче сәгатьләрендә Бөгелмә шәһәрендә дөньяга килгән беренче бала 2640 г. гәүдә авырлыгы һәм 48 см. озынлык белән туды. Сабый Оксана Александровна һәм Руслан Минхазиевич Касыймовлар гаиләсен бизәде. Әти-әниләр сабыйга Злата дигән матур исем бирделәр. Ул гаиләдә беренче бала.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова җылы котлады, ул гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм сабыйга тәрбия бирүдә уңышлар теләде, котлау хаты һәм акчалата сертификат тапшырды.
Гаиләне Бөгелмә РҮХнең баш табибы Александр Иванов котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко яңа туган сабыйның әти-әнисенә беренче хокукый документ – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы тапшырды.