Мамадыш ГХАТ бүлегендә 2021 елның беренче парын теркәделәр

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 7 нче гыйнвар көнне яңа 2021 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2021 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгәнАлмаз йәм Алсу Хәсәновлар.

Елның беренче парын район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов котлады, район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды һәм яшьләргә озын матур тормыш теләде.

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын күнелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Алмаз белән Алсуның киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International