Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рәшитов Азат Булат улы һәм Корбанова Джаннат Ринат кызы үзләренең никахларын теркәделәр. Азамат һәм Джаннат узып баручы елның 100 пары булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина яшь гаиләне шундый мөһим вакыйга белән котлады, аларга истәлекле көннәрендә узенен матур котлауларын җиткезде. Бүгенге никах җепләре сезне иң якыннарыгыз һәм бер-берегезгә кадерле кешеләр итеп берләштерде.