Үтеп баручы елның соңгы пары

2020 елның 26 декабре, шимбә

26нчы декабрь көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Тимербаев Фәннүр һәм Нуриева Зәлия елның соңгы пары булып никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Яшь гаиләгә бәхетле гаилә булуларын теләп бүлек җитәкчесе язылышу турында таныклык тапшырды. Шулай ук әлеге гаиләгә бүлек тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләге дә тапшырылды.

22 декабрь көнне никахларын рәсмиләштергән Вафиннар гаиләсен Айнур белән Натальяны да гаилә корулары белән котлыйбыз!

Әлеге гаиләләргә бүгенгедәй матур парлар булып, сөеп-сөелеп яшәүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International