Нурлат районында 2020 елның иң өлкән яшьтәге пары никахлашты

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 28 декабрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан 2020 елда иң өлкән яшьтәге парның никахы теркәлде, бу агымдагы елның гына түгел, соңгы биш ел эчендә никахлашуларның да иң өлкәннәре. Шулай итеп, бүгенге парлар -сигезенче дистәне ваклаучылар вәкилләре. Кияү - Мөхәррәмов Таһир Гәрәй улына-84 яшь, килен - Гатина Минсәрия Мингата кызына - 82 яшь.

Күпләр олы яшьтәгеләр дип әйтер... Иң мөһим күрсәткеч - никахта узган гомер, шуны игътибарсыз калдырырга кирәкми. Күп очракта яшь олылыгына сынаулар һәм авырлыклар аша табылган, бер китаптан да табып булмый торган тормыш тәҗрибәсе кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International