Тормышыбызның иң үзенчәлекле көннәренең берсендә тантана үткәрү датасы да, барысы да камил булсын иде. Никахлашучыларның күбесе өчен саннар әһәмиятле түгел, чөнки мәхәббәт хәлләргә бәйле түгел. Ләкин кайбер парларга саннарның ярашуы аеруча мәгънәгә ия булуы мөһим.
ГХАТ идарәсе яшь парларның никахлашу тантанасына әзерләнүгә нинди дулкынлану белән карауларын аңлый. Шуңа күрә ел дәвамында без яшьләргә үз мөнәсәбәтләрен матур даталарның берсендә теркәргә тәкъдим итәбез.
2020 ел башыннан шундый 8 көнгә язылу ачылды. Бу мөмкинлектән 88 пар файдаланырга булды.
Ә бүген, 2020 елның 20 декабрендә, узып баручы елның соңгы гармонияле һәм истә калырлык саннар кушылмасында, Никахлашу сарае ике пар өчен үз ишекләрен ачты.
Якынлашып килүче ел безгә яңа өйләнешүчеләр белән бик күп якты мизгелләр бүләк итәр дип ышанабыз һәм кияү һәм кәләшләрне үз мөнәсәбәтләрен сайлап алынган матур даталарның берсендә теркәргә чакырабыз! Өйләрегездә һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт булсын!