Хөрмәтле хезмәттәшләр! Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре!
Безнең хезмәт – ул һөнәр генә түгел, исем, вазифа да. Бу – кешеләргә игътибар һәм детальләргә игътибар – ихлас күңелдән борчылып, шатлана белү, алгарышка омтылу һәм гаилә кыйммәтләрен саклау.
Россия ГХАТ органнары белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2020 ел, килеп туган кыенлыкларга карамастан, архив мәгълүматларын,граждан хәле актларын Бердәмдәүләт реестрына күчерү буенча мөһим юлның финиш сызыгы булды.
Тармакның көйле эше үзара ярдәмләшү, эмоциональ уңайлылык һәм яхшы кәеф чыганагы булсын.
Сезне чын күңелдән Россия ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм рухи күтәренкелек өчен ярдәм иткән бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телибез!
Хөрмәт белән,
Түбән Кама муниципаль районы
ГХАТ идарәсе коллективы