Мамадыш ГХАТ бүлеге ноябрь аена нәтиҗәләр ясады

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 29 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 18 малай һәм 11 кыз бүләк итте.

Туган сабыйларның   сигезе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, уникесе – икенче, алтысы – өченче, ике бала – дүртенче, бер бала бишенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 21, ә иң яшь  әтигә 23 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә –50 яшь. Елның 11нче ае районыбызга 11 гаилә бүләк иткән. Иң яшь кәләшкә – 22, иң яшь кияүгә 23 яшь тулган. Иң өлкән кәләш - 65, иң өлкән кияү  60 яшендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International