Муниципаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларына туры килүен билгеләү максатыннан Чистайда муниципаль хезмәткәрләрнең чираттагы аттестациясе үткәрелде. Аттестация комиссиясе эш тәҗрибәсен, гамәлдәге законнарны белүләрен, бүлек белгечләренең йөкләнгән эше өчен җаваплылыкны билгеләп үтте.
Белгечләр хәл итә торган мәсьәләләрнең масштабы, катлаулылыгы һәм җаваплылыгы игътибарга алынды, 2020 елда эш нәтиҗәләре буенча уздырылган гаилә-демографик юнәлештәге чаралар саны ассызыкланды. Әлеге мөмкинлек ГХАТ бүлеге муниципаль хезмәткәрләренең биләгән вазыйфасына тулысынча туры килүен расларга мөмкинлек бирде.