Россия юстиция министры К.А. Чуйченконың Россия Федерациясе ГХАТ органнары оешу көне белән котлавы

2020 елның 18 декабре, җомга

2020 елның 18 декабрендә Россия Федерациясе ГХАТ органнары үзенең оешуына 103 ел тулуны билгеләп үтә.

ГХАТ органнары структурасы берничә тапкыр үзгәрде, ләкин тарихи хәлләргә карамастан, гражданлык хәле актларын теркәү институтының өстенлекле юнәлеше булып гражданнарның законлы хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү торды, дип ышанып әйтергә була.

2020 ел гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык өлкәсе өчен дә әһәмиятле булды.

Быел без үз масштабы буенча тиңдәшсез һәм бик мөһим булган гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестрын формалаштыру буенча проектны тәмамлыйбыз.

Бу проектны уңышлы тәмамлау сезнең коллективларыгыз тырышлыгы белән генә мөмкин була. ГХАТ органнары хезмәткәрләренең бу бурычны хәл итүгә керткән өлеше бик зур.

Реестрны булдыру гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасын үстерүнең яңа этабы булып тора һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын шактый арттырырга, аларны алу процедурасын гражданнар өчен тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясе ГХАТ органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International