Бүген Чистай Никахлашу сараенда ЗАГС органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр, хезмәттәшләренең котлауларын кабул итәләр һәм агымдагы елга нәтиҗәләр ясыйлар. Ел бик катлаулы һәм киеренке булды. Санитар-эпидемиологик хәлнең агымдагы шартлары бөтен дөнья буенча оешмалар, ведомстволар һәм предприятиеләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте.
Барлык кыенлыкларга да карамастан, бүлек эшчәнлеге бер көнгә дә өзелмәде. Үз гражданнарының сәламәтлеге һәм иминлеге сагында торып, хезмәткәрләр халыкка хезмәт күрсәтүне тулы күләмдә тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Бу эштә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү зур ярдәм булып тора.
Һөнәри бәйрәмегез белән, хезмәттәшләр! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, көч һәм түземлек, оптимизм һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, яңа башлангычларда уңышлар телим!Уртак эш тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез!