Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 888нче сабый тууы теркәлде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 888нче сабый тууы теркәлде. Камилла һәм Станислав Большаковлар гаиләсендә беренче бала туды, аңа матур һәм бераз онытылган Мирослав исеме бирелде. Исем славян теленнән килеп чыккан, ике сүз – «тынычлык» һәм «дан» нан төзелгән. Шулай дип исем бирелгән ир-ат зур эчке көчкә ия.

ГХАТ бүлеге белгечләре, әти-әниләргә уллары туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International