Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһим әйбер. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөрле. Бөгелмәлеләр Татьяна Александровна һәм Алексей Петрович Маркеловлар 18 декабрьдә Алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Мондый нык һәм тату гаилә төзүнең сере нидә соң?
Алексей һәм Татьяна 1969 елның декабрь кичләренең берсендә танышалар, алар икесе дә халык дружинасы хезмәткәрләре сыйфатында шәһәрнең җәмәгать тәртибен саклау буенча дежурлыкка чыгалар. Ул чорда Алексей Петрович милициядә патруль-пост хезмәте хезмәткәре, исеме – рядовой, ә Татьяна, уку йорты студенты буларак эшли. Бу көн яшь кешеләр өчен бик мөһим була, шуннан соң алар танышуларын дәвам итәләр. Нәкъ бер елдан соң, Алексей һәм Татьяна үзләренең никахларын Татарстан АССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр.
Гаилә башлыгы Алексей Петрович гомерен яраткан эшенә, эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышлый. Милициягә Алексей ул вакытта ОВДда хезмәт иткән күршесе киңәше буенча, армиядән кайткач килә. Алексей Петрович бүлеккә кабул иту турында гариза яза. Өч ел милиция участок уполномоченные булып хезмәт итә, аннары аны җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченныйлар бүлегенә күчерәләр. Эш урынында Алексей Петрович криминаль милиция начальнигына кадәр хезмәт итә. Лаеклы ялга милиция полковнигы исемен алып чыга. Гомуми эш стажы 32 ел. Аерым казанышлары өчен Алексей Петрович: «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале, СССР Югары Советы Президиумы секретаре Михаил Георгадзе имзалаган бүләк кәгазе һәм «Янгында батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Татьяна Александровна Росгосстрахта иминият агенты булып эшли. Аның гомуми стажы 25 ел тәшкил итә. Татьяна Александровна гомеренең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлаган, Маркеловлар гаиләсе биш бала – өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерә.
Маркеловларның зур һәм тату гаиләсенең гаилә тарихы, традицияләре, уртак гаилә бәйрәмнәре һәм туган көннәре бар. Тагын бер гореф-гадәт – Иске елны озату, бөтен гаилә ата-анадан киләсе елга фатиха алу өчен җыела.
Үз эшенә җаваплы карашы һәм һөнәренә тугрылык белән, гаилә башлыгы, Алексей Петрович бу эшкә үз балаларында да кызыксыну уята. Маркеловларның барлык балалары да, милиция династиясен тулыландырып, әтиләре юлыннан китә. Өлкәннәре Наталья – эчке хезмәт подполковнигы, штаб инспекторы булып хезмәт итә; Елена – юстиция майоры, районара Тикшерү комитеты тикшерүчесе. Таисия – юстиция майоры – Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы.
Уллары, Петр – полиция майоры, сорау алу бүлеген җитәкли, Дмитрий – полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы.
Алексей Петрович белән Татьяна Александровна лаеклы ялда да эшсез утырмыйлар. Алар умарта үрчетү белән шөгыльләнәләр. Авыл тынлыгында эшләү мөмкинлегеннән шатлык кичерәләр, хәтта бөҗәкләрнең тешләүләре дә ләззәтләндерә биредә. Зур гаиләне дә бал белән тәэмин итәләр. Якыннарының сәламәтлеге алар өчен иң зур бүләк.
Бу истәлекле көндә дә, Алексей Петрович һәм Татьяна Александровна, кунаклар һәм туганнар алкышлары белән Мендельсон маршы астында ГХАТ бүлегенә керделәр. Тантаналы вакыйга уңаеннан, юбилярлар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар. Юбилярларны шәһәр җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова котлады, ул гаиләгә «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесен һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировның котлау хатын тапшырды. Эчке эшләр органнары җитәкчелеге исеменнән гаиләне Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Линар Марс улы Әхмәтҗанов котлады.