Әлмәт шәһәрендә 26 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2020 елның 4 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 26 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Ахметзянов Илькам Равгат улы һәм Алсу Радик кызы гаиләсендә булды. 2 декабрь конне аларның ике кыз туды. Яңа туган сабыйларга Мадина һәм Малика исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International