Әлмәт шәһәрендә 24 һәм 25 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

2020 елның 3 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 24 һәм 25 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Сакмаров Александр Владимир улы һәм Галина Юрий кызы, шулай ук Саитов Вячеслав Загир улы һәм Вероника Андрей кызы гаиләсендә булды. Сакмаров гаиләсендә ике кыз туды, Саитов гаиләсендә ике малай.Яңа туган сабыйларга Алина һәм Амина, Дмитрий һәм Владимир исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International