Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
ГХАТ органнарында эшләү җаваплы, мактаулы һәм шул ук вакытта катлаулы миссия, ул югары квалификация генә түгел, ә аерым кешелек сыйфатлары – җаваплылык, сабырлык, күңел җылылыгы һәм, әлбәттә, үз эшенә бирелгәнлек хисен дә таләп итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин тармак хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәм уңаеннан котлау юллады.
Анда билгеләп үтелгәнчә, ГХАТ – җәмгыять тарафыннан иң мөһим һәм кирәкле дәүләт институтларының берсе, ул һәр кеше язмышында иң мөһим вакыйгаларны теркәп бара: гаилә берлекләре төзү, балалар туу, юбилярларны хөрмәтләү. Татарстанлыларның гражданлык-хокукый статусын рәсмиләштергәндә ГХАТ органнары иң заманча мәгълүмати технологияләрне актив кулланалар, архив фондын цифрлаштыруны уңышлы төгәллиләр.
Һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы ГХАТ органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри эшчәнлекләрендә яңа уңышлар теләде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларда гел уңышлар телим! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, шатлык, уңайлылык һәм гармония хөкем сөрсен!
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина