Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда яшь түбәнкамалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Россия гражданины шәхесен таныклаучы беренче мөһим һәм төп документ алу – һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Баһаветдинова Галина Виктор кызы катнашында, шәһәребезнең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.

Егетләр һәм кызларТөп законны һәм илебез символларын белү буенча мини-викторинада катнаштылар, зал алкышларына беренче юридик документларын алдылар һәм «Россия Федерациясенең яшь гражданины антын» бирделәр.

Барлык балаларга да паспорт алу белән олы тормышның яңа җаваплы этабы гына түгел, ә уңышлы, талантлы һәм максатчан кешенең лаеклы юлга керүе дә башлануын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International