Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ун айга барлыгы 72 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 18 гә тигез. Сабыйларның 27 е гаиләдә – икенче, 21е – өченче, 4 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 39 ы малай, 33 е кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Мәдинә, Кәрим, Раян. Сирәк исемнәр: Алимә, Малик.
Бу чорга 165 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 18 гаилә таркалса, 55 пар үз гаиләләрен корган.