300нче бала тууын теркәү!

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300-нче бала тууы теркәлде. Бәхетле Шиһаповлар гаиләсенең кызы туды. Сабыйга матур Зәмирә исеме бирделәр. Ул гаиләдә икенче бала булып туды.

Шиһаповлар гаиләсен кызлары туу белән котлыйбыз! Зәмирәгә сау-сәламәт, бәхетле кыз булып үсүен һәм әти-әнисен уңышлары белән сөендерүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International