Чистай бала тудыру йортында күптән түгел әни булган хатын-кызларны Әниләр көне белән котладылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң якты, изге бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара Әниләр көне билгеләп үтелә. Күркәм традиция буенча, бу бәйрәм алдыннан әни булган хатын-кызларны тудыру бүлегендә котлыйлар.

Чистай бала тудыру йортында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Җәләлова, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Роберт улы Мостафин булдылар.

– Кадерле әниләр, сез, мөгаен, иң бәхетлеләрдер. Чөнки бала туу-һәр хатын-кыз тормышында иң матур вакыйга. Барыннан да элек, сезнең янәшәгездә булган иң кыйммәтле кечкенә төеннәрегез Сезнең белән яратылуларын телисе килә. Чөнки әнинең мәхәббәте могҗиза тудырырга сәләтле. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек телим, – диде Галина Юрьевна Задворнова, яшь әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Гаиләдә бала туу-бәхетле, шатлыклы вакыйга. Шул ук вакытта бу чор күңелле мәшәкатьләргә дә бай. Бу чара ярдәмендә берничә гаиләнең бер кайгыртуы кимеде. Аларга туу турында таныклыкны бала тудыру йортында ук алу мөмкинлеге бирелде.

Чистай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе яшь әниләрне җылы котлады.

– Бүген сезнең кулларда – тормышта иң кыйммәтле нәрсә - сезнең балаларыгыз. Әйе, балалар туу һәм тәрбияләү-авыр эш. Әмма бөтен авырлыклар онытыла, ә балагыз дөньяга килгән мизгел генә хәтердә кала. Мондый бәйрәм алдыннан әни булу икеләтә күңелле. Гаиләләрегездә һәрвакыт гармония, шатлык хөкем сөрсен иде. Мондый шартларда балалар сәламәт, бәхетле булып үсәчәк. Балаларыгыз сезнең тормышыгызда иң зур горурлык һәм шатлык булсын, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтсен, – диде Динара Наил кызы Җәләлова.

Ул әниләргә балаларының беренче документларын-туу турында таныклыкларны тапшырды. Бүләксез нинди бәйрәм соң?! Бу бәхетле көн һәм балалар өчен әһәмиятле бәйрәм уңаеннан символик бүләкләр әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International