Туй өчен чираттагы матур дата

2020 елның 20 ноябре, җомга

2020 елның 20 ноябрь көне яшь парлар өчен айның матур һәм популяр даталарынннан берсе булды. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

Ноябрь-никахлашу өчен үзенчәлекле бер ай! Ноябрь аенда төзелгән никах гаиләдә байлык һәм иминлек вәгъдә итә, Ә туй – гашыйклар өчен бәхет бәйрәме ул! Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International