Туй-яшь парлар өчен әһәмиятле һәм онытылмаслык көн. Туй өчен уңайлы һәм матур датаны сайлау ни дәрәҗәдә мөһим? Кемдер бу мәсьәләгә аерым әһәмият бирми, ә кемдер тантананы үткәрү өчен уңайлы көннәр булуына ышана, бу киләчәктә берлек иминлегенә йогынты ясый ала. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 20 ноябрь көнне 10 пар гаилә берлекләрен теркәделәр.
Без яшь парларны язылышу көне белән котлыйбыз! Тормышыгызда тагын да күбрәк романтика һәм якты тәэсирләр телибез. Гаиләгез үзара аңлашып, ярдәмләшеп, назга һәм мәхәббәткә нигезләнсен.