5 ноябрь көнне Низамовлар гаиләсе туганнары һәм якыннары белән бергә алтын туйларын бәйрәм итте. Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков Наил Миргабиҗан улы һәм Гөлфинур Гомәр кызын 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады. ГХАТ бүлегенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Низамовлар гаиләсенә озын һәм бәхетле гомер телибез.