2020 елның 2 нче ноябрендә Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Александр һәм Рания Коробицкийлар гаиләсендә бу икенче бала. Бәхетле әти-әни балага Мирослав исемен яздырдылар.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата–ананы шатлыклы вакыйга белән котладылар, уллары тормышында беренче һәм иң төп документ - туу турында таныклык бирделәр, шулай ук котлау открыткасы тапшырдылар.