Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Лидия белән Николай Ильиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел. Алтын көздә - алтын туегыз белән сезне! Гомер елларына күз салсан, анда сезнең тырыш хезмәтегез, табу- югалтулар, авырлыкларга бирешмичә, сөюгезне саклау ята. 5 балага гомер биреп, бүгенге көндә 4 кызыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз хөрмәтендә яшисез икән, димәк гомер юкка үтмәгән. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Без Сезне бик хөрмәт итәбез. Теләгебез бер генә. Туган нигезгә җыелганда сезне парлы, сәламәт, бәхетле йөзләрегезне озын озак еллар күрергә насыйп булса иде дигән теләкләрдә кала балалары, туганнары. Бу теләкләргә гражданлык актларын теркәү бүлеге дә кушыла.