Очрашуда катнашучылар белән бергә «Гаиләдә конфликтлар» темасы буенча фикер алыштылар. Конфликтлар - ул мәнфәгатьләр, фикерләр, теләкләр каршылыгы. Бу нормаль күренеш, чөнки һәр кешедә алар төрлечә. Иң яхшысы, барлык проблемаларны да тыныч юл белән хәл итәргә тырышу, үз мәхәббәтеңне дә онытмыйча, якын кешеңнең хисләрен кыерсытмау мөһим.
Очрашуда катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чираттагы очрашу 10 ноябрьдә булачак.