Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «20.11.2020» матур датада 11 пар үзләренең никахларын теркәделәр

2020 елның 20 ноябре, җомга

Никах – мәхәббәт һәм өмет белән тулы тормыштагы иң истә калырлык һәм мөһим вакыйгаларның берсе.

Борынгы сынамышлар ноябрь аенда туй датасына карамастан уңышлы булачак, яшьләргә муллык, гаилә тормышында бәхет һәм тынычлык бүләк итәчәк, ир белән хатын гомер буе бер-берсенә тугрылыклы булачак, диләр.

Ә теркәү көне «20.11.2020» датасына туры килсә, бу икеләтә күңелле. Бер-берсен чагылдыра торган бу саннар тылсымы, көзге яки кристалл кебек, нык хисләр, бердәмлек һәм гармония генә түгел, ныклы һәм кызыклы уртак киләчәк тә вәгъдә итә.

Шулай ук изге кристалл кебек үк, чын хәзинә - гаилә.

2020 елның 20 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда 11 парның никахларын теркәве дә символик мәгънәгә ия булган. Без яшь парларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга елмаюлар, кристаль чиста мөнәсәбәтләр, озын һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International