Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Бөтендөнья Игелек көнен бәйрәм итүгә кушылды

2020 елның 13 ноябре, җомга

Иң матур хис - күңел җылысы, кешеләргә ярдәм итү, алар белән үз күңелләренең бер кисәкчеге белән уртаклашу. Чөнки нәкъ менә шундый җылы мизгелләр бу салкын көзге көннәрне бизәргә булыша да инде.

Бүген, 13 ноябрьдә, дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья Игелек көнен билгеләп үтәләр. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган - бу көнне 1998 елда Токиода Бөтендөнья игелек хәрәкәтенең беренче конференциясе ачылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе бу бәйрәмнән читтә калмады.

Яңа өйләнешүчеләр Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты катнашында «ЭкоМир» экология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган оешма оештырган «Игелек Капкаччыгы» экологик-хәйрия акциясе кысаларында игелекле эш башкардылар.

Никахлашу сарае фойесында урнаштырылган махсус кубка азык-төлек продуктларыннан пластик капкаччыклар салынды.

Без бу чарада катнашучыларның барысына да күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтлебез. Акция барышында пластик капкаччыкларны сатудан җыелган акчалар ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ихтыяҗларына тапшырыла.

Тынычлык хакына изгелек кыл!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International