1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумнан соң республиканың төп Законын кабул итүгә алшартлар барлыкка килде, анда гражданнарның 61,4% Татарстанның суверен статусын яклап тавыш бирде. Конституция комиссиясе рәисе итеп безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының яңа Конституциясе 6 ноябрьдә кабул ителде, ә 1992 елның 30 ноябрендә үз көченә керде.
Бүген Татарстан Республикасы Конституциясенең 28 нче туган көнендә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда «Республика законнарын бергә хөрмәт итәбез!» диеп аталган чара уздырылды. Яңа өйләнешүчеләр һәм ГХАТ идарәсе белгечләре төп хокукый документта күрсәтелгән хокукларыбызны һәм ирекләребезне искә төшерделәр һәм яңгыраттылар.