2020 елның 2 ноябрендә Лениногорск шәһәрендә 500-нче сабыйның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Һилалов Рәфис Сайт улы һәм Әлфия Наил кызы гаиләсендә Ранэль исемле малай дөньяга килде.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап, улларының тормышында беренче һәм иң төп документ-туу турында таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!