Районыбызның бриллиант юбилярлары!

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 03 ноябрь көнендә Балтач ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Балтач район ветераннар Советы рәисе  РифатАбдуллин һәм Карадуган авыл җирлеге секретаре Фәйрүзә Миңнебаева белән берлектә  Тау Зары авылында матур итеп гомер итүче Әдәрәт Габдрахман улы һәм Фирая Муллагали кызы Гаптрахмановлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.

Бу йортның тупсасын атлап керүгә  Әдәрәт абый белән Фирая апаның бер- берсенә булган мөнәсәбәтләрен күреп хайран каласын - алар тату гаилә корып, яшьлектәге саф мәхәббәтләрен саклап, катлаулы һәм сикәлтәле озын тормыш юлында сабыр булып, гаилә учагын сүндермичә бүгенге көнгә кадәр дөрләтеп яшиләр.

Бу  күркәм гаилә  районда үрнәк гаиләләрнең берсе.  60 ел иңгә-иң куеп, акыллы  4 бала тәрбияләп үстергәннәр.  Балалар , оныклар  төп нигезгә гел кайтып йөриләр. Әби-бабайның хәлен белеп, булышып торалар.

Сабыр - түзем булып, бер-берсенә юл куеп, бер сүздә яшәргә йөрәнгән бу гаилә бүген дә авылдашларының йөз аклыгы. Үрнәк яшәешләре үсеп килүче буын өчен бердәмлек, мәхәббәт өлгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International