Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 800нче сабый тууы теркәлде

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Яңа кеше туу – бәхет, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәселнең дәвамы. Ноябрь башы искиткеч вакыйга белән истә калды. 2020 елның 3 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800нче сабый тууы теркәлде. Галимҗановлар – Илдар Илдус улы һәм Альбина Харис кызы бәхетле әти-әни булдылар.

Парның дүртенче баласы туды, аңа Әхмәд дип исем куштылар. Әхмәд исемен «хуплауга лаеклырак», «Ходайга гел рәхмәтле кеше», «мактауга лаек» дип тәрҗемә итәргә була. Илдар һәм Альбина инде ике малай – Әмир белән Сөләйманны һәм кызлары Әминәне тәрбиялиләр.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине яңа гаилә әгъзасы туу белән чын күңелдән котладылар. Гаиләдә һәрвакыт бәхет һәм шатлык, бер-береңә игътибар, оптимизм һәм мәхәббәт булуын теләделәр. Сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International