Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен чираттагы туй алды консультациясе узды

2020 елның 31 октябре, шимбә

         "Ярату - ул бер - береңә карау дигән сүз түгел. Яратырга – димәк, бер юнәлешкә бергә карау ". (Антуан де Сент-Экзюпери)

         Никах теркәү мизгеленнән яшь парлар бер юнәлештә бара. "Гаилә тормышы"  дигән юл һәр кеше тормышында иң мөһим көн – туйдан башлана.

         Туй тантанасы чиксез узсын өчен, Никахлашу сараенда булачак парлар өчен шимбә көнне консультатив дәресләр үткәрелә.

         2020 елның 31 октябрендә чираттагы туй алды консультациясе булды.

         ГХАТ идарәсе белгечләре кияү һәм кәләшләргә никах теркәү тәртибе турында сөйләделәр. Бер пар мисалында яшь парларга тантананың ничек узачагын күрсәттеләр. Дәрес барышында шулай ук очрашуда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International