5 октябрьдә, гадәттәгечә, илдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучы һөнәре җәмгыятьтә иң мөһим һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Беренче укытучының образы, ничә яшьтә булуыңа да карамастан, һәр кешенең күңелендә кала. Без бергә үткәргән елларны рәхмәт сүзләре белән искә алабыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез.
Бүген Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Иванова Светлана Александровна һәм Безбородова Альбина Әлфәт кызы үзләренең беренче сыйныфка йөрүче балары белән бергә педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм яхшы укучылар теләделәр.