Октябрь ае туйларга гына бай түгел

2020 елның 24 октябре, шимбә

2020 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 яңа туган бала теркәлде. Алар арасында өченче һәм дүртенче бала туган ике гаилә бар.

Ольга һәм Рамил Шәрәповлар гаиләсендә дүртенче бала – кызлары Алия туды. Алия исеме «күтәренкелек» дип тәрҗемә ителә. Аларның гаиләсендә уллары Шамил һәм кызлары Лилия һәм Зәринә үсеп килә инде.

Наталья һәм Антон Сазоновлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килде. Кызларын Вера исемле матур рус исеме белән атаганнар. Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстерәләр – Ирина һәм Матвей.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарны чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, сабыйларның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.

Октябрь Бөгелмә гаиләләрендә өченче һәм дүртенче бала тууга бай булды. Ай башыннан ГХАТ бүлегендә шундый 9 гаилә теркәлгән. Балалар туу белән котлыйбыз, аларның нык һәм кызыксынучан булып үсүләрен телибез. Гаиләләргә тынычлык, муллык, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International