Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны котладылар

31 октябрь 2020 ел., шимбә

31 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Анна Денисовна һәм Юрий Александрович Балашовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар үзләренең никахларын 60 ел элек Татарстан АССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр.

Бу еллар эчендә ир белән хатын ныклы гаилә төзиләр, ул яшь гаиләләр өчен чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора. Балашовлар гаиләсендә балалар әти-әниләре белән горурлана, ә әти-әниләре балалары һәм оныклары уңышлары белән горурланалар. Юрий Александрович белән Анна Денисовнаның өч баласы, җиде оныгы, алты оныкчыгы бар.

Истәлекле вакыйга уңаеннан, күркәм традиция буенча, юбилярлар балдаклар белән алмаштылар, Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар. Юбилярларга бриллиант никахларын теркәү турында истәлекле таныклык тапшырылды.

Тантанада юбилярлар адресына бик күп җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко котлады, ул гаиләгә иминлек теләде, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» мактау билгесен һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International