Нурлат районында 2020 елның икенче игезәкләре

2020 елның 30 октябре, җомга

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Алексей һәм Степан тормышындагы беренче документны аларның әти-энисе, Нурлат шәһәрендә яшәүче Алексей Фомин һәм Наталья Еремеева алды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова сүзләренә караганда, бу вакыйганы, чыннан да, үзенчәлекле дип санарга була, чөнки Нурлат районында игезәкләр туу очраклары еш булып тормый.

Игезәк  балалар туу район өчен яхшы гамәл булсын, ә без сабыйларга сәламәт, нык һәм уңышлы булып үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International