2020 елның 27 октябрендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 9нчы игезәк пары теркәлде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән – бу икеләтә бәхет.
Мондый икеләтә бәхет Сальцовлар – Константин Николаевич һәм Екатерина Юрьевнаның гаиләсендә булды. Сабыйларны София – грек теленнән «зирәк» һәм Егор – грек теленнән тәрҗемә иткәндә «игенче» дигәнне аңлата, дип атадылар. Константин һәм Екатерина уллары Романны тәрбиялиләр инде, ул энесе һәм сеңлесе тууын түземсезлек белән көтте.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-ананы игезәкләр туу белән котладылар, сабыйларга саулык-сәламәтлек, нык һәм бәхетле булып үсүләрен теләделәр һәм сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.