2020 елның 21 октябрендә «Казан» гаилә Үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

50 ел бергә гомер иткән 3 пар янә Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлаулар кабул итү һәм бүләкләр алу өчен ЗАГСка килделәр. «Алтын» юбилярларның һәрбер пары үзенең танышуы, хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде һәм бәхетле никах серләре белән уртаклашты.

Николай Николаевичның һәм Вера Николаевнаның 10 яшьлек оныгы Демина Татьяна, сюрприз әзерләде-көнчыгыш биюе белән чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында, көзге яфраклар кебек, әкрен генә «алтын» юбилярлар биюдә әйләнделәр.

Алтын туй – гомер буе бергә узган һәм үзара аңлашуны, ышаныч һәм хөрмәтне саклап кала алган ике кеше тормышында истәлекле вакыйга. Алар лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр һәм оныкларына сөенәләр. Нәкъ менә юбилярларның балалары һәм оныклары тантана кунаклары булдылар, дулкынландыргыч тантана барыбыз өчен дә тагын бер бәйрәм бүләге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International