50 ел бергә гомер итүләрен 3 гаилә пары билгеләп үтте. Тантанага чакырылган барлык гаилә парлары – күп санлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераннары. Һәр пар күп еллар дәвамында үз гаилә берлеген саклап кала һәм туган шәһәребезне үстерүгә зур өлеш кертә алды.
Казан шәһәре мэры исеменнән юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярлар өчен Бөтенроссия һәм республика вокал бәйгеләре лауреаты - Зиннәтуллина Айзилә «Бас» җыры белән чыгыш ясады. Алар күңелләрендә көзге вальс биеделәр.
Алар барысы да нык гаилә корганнар, әмма юбилярларга ия булган иң зур байлык – аларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары. Туганнары һәм якыннары котлауларга кушылдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.