Бөгелмә районында туу турында 777нче акт теркәлде

2020 елның 23 октябре, җомга

Бүген, 23.10.2020, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 777 бала тууы теркәлде. Диана Вильсур кызы һәм Руслан Наил улы Үзбәковлар гаиләсендә Йосыф исемле өченче бала туды. Бу исем мөселманнар өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки бу исем белән иң хөрмәтле пәйгамбәрләрнең берсе аталган. Аны ата-аналар улларына игелекле һәм изге күңелле булып үссен өчен бирәләр. Үзбәковлар гаиләсендә ул һәм кыз үсеп килә инде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, нык сәламәтлек, көч, сабырлык һәм түземлек теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International