Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сентябрь аена нәтиҗәләр ясады

2020 елның 4 октябре, якшәмбе

Көзнең беренче ае районга 26 нарасый бүләк иткән. Туган балаларның  - 10-сы кыз бала,  16-сын малайлар тәшкил итә.

Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның тугызынчы ае Эрнст, Савва, Мөнир, Айвар, Мәлик, Прасковья, Василиса, Мира кебек районыбыз өчен сирәк исемнәр белән истә калачак. Богдан, Денис, Данил, Артур, Андрей, Адиля, Амина, Амира, Ралина, Мадина кебек исеменәр мамадышлылар тарафыннан инде яратылып өлгерде.  Иң популяр исемнәр арасында – Ризван, Раян, Әмир һәм Алинә.

Иң яшь әниебезгә – 22 тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 25.  Иң өлкән әнигә – 41, ә иң өлкән әтигә – 47. Шулай ук бу айда 13 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International