Баулы шәһәрендә 100-нче пар никахларын теркәде

2020 елның 30 октябре, җомга

 2020 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче пар үзенең гаилә берлеген теркәде. Алар-Пронин Андрей Юрьевич һәм Аликина Надежда Олеговна.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мурсалимова Сирена Тимерхан кызы яшь парларны гаилә корулары белән котлады һәм никах теркәү турында таныклык тапшырды. Яшь гаиләгә тормышларының һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулуын теләп район җитәкчелеге әзерләгән бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International